Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы катнашында район ветераннар Советының отчет-сайлау конференциясе узды. Шулай ук конференция эшендә Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Иштиряков Хәбир Газиз улы катнашты. Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Ул катнашучыларны коронавирус йогышы һәм районда вакцинация барышы белән таныштырды, аларны үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга чакырды, ветераннар активына яшь буынга патриотик тәрбия биргән өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә нәтиҗәле эш теләде. 2015 елның декабреннән алып 2021 елның гыйнвар аена кадәрге эш чорындагы хисап белән ветераннар Советы рәисе Хәлиуллин Геннадий Сәмигулла улы таныштырды, "Аккурайд уилз Русиа "ҖЧҖ ветераннар Советы рәисе Ибраһимов Илдус Чингис улы, "Форпост" муниципаль-бюджет учреждениесе директоры Алексеев Алексей Васильевичның чыгышлары, ветераннар Советының ревизия комиссиясе хисабы тыңланды, ветераннар советы рәисе, аның әгъзалары сайланды,ТР Ветераннар советының хисап-сайлау конференциясенә делегатлар сайланды. ТР ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Х.Г. Иштирәков, район башлыгы Р. Г. Кәримов һәм конференциядә катнашучылар тарафыннан Ветераннар советы эше канәгатьләнерлек дип танылды. Яңа срокка Совет рәисе итеп Геннадий Сәмигулла улы Хәлиуллин сайланды. Чара ахырында ветераннар хәрәкәте активистларын бүләкләү булды.