«Табигатькә дус бул!» экологик акциясе

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе
«Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар белән «Табигатькә дус бул!» дигән экологик акция үткәрделәр. Акциянең максаты - балаларда әйләнә-тирәбезнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү һәм аңа сак караш тәрбияләү, табигать бүләкләрен сакларга кирәклеген аңлату. Акция кысаларында балалар белән төрле чаралар үткәрелде: - Әңгәмә «Экология нәрсәгә өйрәтә?». Әңгәмә барышында тәрбиячеләре балаларга табигатьне саклау турында, кеше табигатькә ничек тәэсир итә һәм Җир шарындагы барлык тереклекләрне сакларга кирәклеген аңлатты. Әңгәмә ахырында балалар «Эколятлар – табигатьнең яшь сакчылары» дигән фильм карадылар. - «Табигатьтә куркынычсызлык әлифбасы» дидактик уены. Уен барышында балалар табигатьтә кешеләр белән була ала торган төрле куркыныч хәлләр белән таныштылар. Соңыннан балалар тыелган экологик билгеләрне рәсемгә төшерделәр. Балалар барлык чараларда да актив катнаштылар, кешенең әйләнә-тирә мохиткә зыяны турында уйландылар, фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International