Үз планетабызны саклыйк!

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Төги мәктәбендә санитар икеайлык чоры актив уза. Мәктәпнең 1-4 сыйныфларында "Табигатьнең дуслары бар: " Бу - без дә, син дә, мин дә» темага әңгәмәләр, 5-9 сыйныфларда "Җирне саклагыз!» дигән темага сыйныф сәгатьләре үтә. Бу чаралар укучыларга экологик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. 24 апрельдә Төги мәктәбе укучылары бердәм булып туган авылларын җыештырырга чыктылар. Иң кечкенә 1-4 сыйныф укучылары мәктәп территориясендә эшләделәр, 5-9 сыйныф укучылары авыл урамнары буйлап «Хезмәт десанты» булдылар. Мәктәп яны территорияләрен җыештыру һәр көн дәвам итә. Балалар «Батарейка», Макулатура җыю акцияләрендә актив катнашалар. Алар арасында Еремеев Кирилл (6А сыйныф укучысы), Вотинцева Виолетталарны (4Б сыйныф укычысы) атап китәргә мөмкин. Укучылар авыл җирлеген тәртипкә китерү һәм кече Ватаннарын саклау эшен бик теләп башкаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International