Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Европа иммунизация атналыгына багышланган мәгълүмати-танып белү чарасы узды

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Европа яки Бөтендөнья иммунизация атнасы дөнья илләре өчен ел саен үткәрелә торган традициягә әверелде. Бу масштаблы чараның төп максаты-халыкны турыдан-туры иммунизацияләү генә түгел, ә халыкка дөрес мәгълүмат җиткерү. 27 нче апрельдә Зәй районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә интеллектуаль үсешләрендә тайпылышлар булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен “Прививкалар турында без нәрсә беләбез?“ дигән танып-белү сәгате үткәрелде. Очрашуның максаты - авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар уен формасында кул гигиенасы кагыйдәләре белән таныштылар. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары һәм социаль педагоглары катнашучыларга түләүсез вакцинация мөмкинлеге турында сөйләделәр. Чарада катнашучыларга белешмәлекләр, брошюралар һәм милли прививкалар календарьлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International