Кеше агач яки бүтән үсемлекләр утыртканда, җир белән бәйләнешкә керә. Үсемлекләрне утыртуда катнашучы балалар бу очракта кулланучылар түгел, ә иҗат итүчеләргә әйләнәләр һәм үсеп җиткәчтә табигатькә, хайваннарга зыян салмый торган итеп тәрбияләнәләр. 27 нче апрельдә Сәвәләй мәктәбе укучылары агачлар утырту көнендә катнаштылар һәм 12 агач утырттылар.