Зәйдә террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең чираттагы уртак утырышы узды

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Утырыш барышында район территориясендә 1 Май-Яз һәм хезмәт бәйрәменә, 9 Май-Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү чорында терроризм һәм экстремистлык күренешләрен кисәтү буенча чаралар комплексы расланды. «Форпост» директоры социаль челтәрләрдәге деструктив төркемнәргә язылучылар белән профилактик эшнең торышын анализлады. Александр Бистәсе һәм Баграж авыл җирлекләрендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча күрелә торган чаралар турында җирлек башлыклары сөйләде. Комиссия сәркатибе утырышта катнашучыларны объектларның иминлек паспортларын актуальләштерү һәм аларда булган мәгълүматны санкциясез кулланудан саклауны тәэмин итү буенча эшне оештыруның үзенчәлекләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International