«Зәй шәһәренең "Күкчәчәк" катнаш төрендәге балалар бакчасында» гадәти булмаган, "Язгы тамчы" Эко - яңгырдан саклаучы киемнәр бәйгесе булып узды. Ни өчен ул гадәти булмаган? Чөнки яңгырдан саклаучы киемнәр - ташландык материаллардан ясалган иде. Әлеге бәйрәмгә ата- аналар бик актив әзерләнделәр, алар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, фантазияләрен һәм хыялларын эшкэ җиктеләр. Яңгырдан саклаучы киемнәр тегү өчен төрледән -төрле материаллар кулландылар. Тамашачылар хөкеменә кул астында булган искиткеч әйберләр тәкъдим ителде. Импровизацияләнгән подиумга балалар бакчасының иң кечкенә сабыйлары чыкты. Нәни модельләр бик тырыштылар, яңгырдан саклаучы киемнәрне бик теләп күрсәттеләр, ә әти- әниләр исә, модельләрне тәкъдим иттеләр, тамашачылар үз чиратында сабыйларны көчле алкышларга күмделәр. Балалар бәйге барышында полиэтилен пакетлардан, бер тапкыр кулланыла торган савыт - сабалардан һәм төрле төрү материалыннан костюмнар тәкъдим иттеләр. Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Һәр йортта ташландык материаллар күп, алардан һәрвакыт бик тиз һәм бернинди финанс чыгымнарыннан башка үз кулларың белән оригиналь кием ясарга була. Әлеге киемнән бала үзенчәлекле булачак. Моннан тыш, ата –аналар яңгырдан саклаучы киемнәр теккәндә, мөһим аспектны - баланың иминлеген исәпкә алдылар һәм эшләнмәләргә яктылык кайтаручы элементлары урнаштырдылар. Шуңа күрә әлеге кием баланы һава торышыннан гына саклап калмыйча, юлларда иминлекне дә тәэмин итәчәк. Бәйге балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын калдыкларны эшкәртү һәм икенчел чимал җыю проблемасына җәлеп итү, экологик яктан грамоталы буын тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Моннан тыш, балаларның һәм ата-аналарның уртак иҗаты гаиләне тагын да берләштерә, шатлык китерә һәм яңа казанышларга рухландыра.