26 апрельдә «Энергетик» мәдәният сараенда «Яшьләр инициативалары форумы» узды. Форум яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләре өчен республика грантлар конкурсының төп этапларыннан берсе булып тора. Форум кысаларында түбәндәге мәйданчыклар эшләде: «Яшьләргә эш», «Эш-текә» һәм проект сессиясе. Ул Яшьләр эшләре буенча министрлык грантлары конкурсына проект заявкасын формалаштыру өчен яшьләр инициативаларын сайлауга юнәлдерелгән. Форумда катнашучыларны тантаналы ачуда «Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Василий Филиппович Ислаев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы - Резидә Фәрит кызы Гомәрова сәламләделәр. Проект сессиясендә 11 кеше патриотик тәрбия, яшь гаиләләр белән эшләү, студентлар инициативалары, иҗади яшьләр белән эшләү, ирекле ярдәмчеллекне үстерү һәм эшләүче яшьләрнең эшчәнлеген үстерү кебек юнәлешләр буенча яшьләр проектлары белән чыгыш ясады.