22 апрель - Бөтендөнья Җир көне

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе
22 апрель - Бөтендөнья Җир көне. Бу бәйрәмгә “Алтынчәч” бакчасында балалар һәм педагоглар алдан әзерләнә башладылар. Балалар өчен әйләнә-тирәлеккә сак караш, табигый ресурсларны рациональ файдалану, экологик аң тәрбияләүгә юнәлтелгән тулы бер экологик чаралар комплексы эшләнде. Балалар планетабызның ничек зур һәм матур икәнлеген белделәр. Орлыклар чәчеп, тәрәзә төбендә бакча утырттылар, табигатьне саклауга юнәлдерелгән рәсемнәр ясадылар, табигать турында шигырьләр ятладылар, укыдылар һәм төрле материаллардан эшләнмәләр иҗат иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International