Зәй укучылары киокусинкай буенча ачык беренчелек җиңүчеләре һәм призерлары булдылар

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

25 апрельдә Кама Аланында каратэ Киокусинкай буенча Түбән Кама муниципаль районы беренчелеге булып узды. Егетләр югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп  җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Үз категорияләрендә беренче урыннарны Ревин Егор, Кәмәлиева Амелия, Ларионов Кирилл, Решетов Роман, Алиев Алибек, Плеханов Дмитрий, Гомәров Раил яуладылар. Көмеш медальләрне Марат Хөснетдинов, Москова София, Вәлишин Айрат, Ишмөхәммәтов Тимур алды. Бронза медальләр белән Горшунов Артем, Подъячев Илья, Семенов Артем бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International