23 апрель көнне Актанышта 2005-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты кубогына 46 килограмм авырлык категориясендә Ибраһимов Җәмил көмеш призер булды. Тренеры Минһаҗев Айрат Рәшит улы. Зәй шәһәренең җыелма командасы 49 команда арасында 16 урынны яулады.