Зәйлеләр Бөтенроссия өмәсенә кушылды

2021 елның 24 апреле, шимбә

Бүген иртән Зәй халкы гомумрайон өмәсенә чыкты. Төп көчләр җәмәгать киңлекләрен җыештыруга һәм чистартуга юнәлтелгән иде. Район Советы, Башкарма комитет, статистика бүлеге, финанс-бюджет палатасы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт идарәләре хезмәткәрләре Р.Ш. Фәрдиев исемендәге шәһәр паркында хезмәт куйдылар. Татарстан Республикасы Президенты катнашында видеоконференция тәмамланганнан соң, аларга район башлыгы Разиф Кәримов та кушылды. «Яңгырлы һава торышына карамастан, бүген зәйлеләр бөтенроссия өмәсе кысаларында беркетелгән территорияләрне җыештырырга бердәм чыктылар. Чисталык урнаштыруны дәвам итәбез, төп игътибар скверлар һәм паркларны җыештыруга, шулай ук агачларны агартуга юнәлтелә. Май бәйрәмнәренә шәһәр урамнары, ишегаллары, авыл торак пунктлары чиста булырга тиеш, - диде Разиф Галиевич. Шәһәрдә тәртип урнаштыру буенча эш алдагы көннәрдә дә барды, бюджет өлкәсенең күп кенә учреждениеләре, предприятие һәм оешмалар бу көннәрдә үз территорияләрендә атна дәвамында җыештыру эшләре белән шөгыльләнделәр. Бүген өмәдә 2000 дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International