Район башлыгы төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты

2021 елның 23 апреле, җомга

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев белән бергә 2021 елгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Чарада, шулай ук, подрядчы оешма һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Сәфәрдә катнашучылар Жуков ур., 5 «а», Тавлин ур., 32 адресы буенча урнашкан «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләрнең барышы белән таныштылар. Быел барлыгы 35 ишегалды төзекләндереләчәк, шуларның 2сендә җир эшләре башланган. Комиссия  членнары шулай ук ведомство карамагындагы архив бинасында, 4 нче микрорайонның 24 фатирлы йортында, «Зәй» спорт мәктәбендә, балалар музыка мәктәбендә һәм ОВД бинасында булдылар. Барлык объектларда да эшләр график кысаларында бара. Разиф Галиевич подрядчыларның игътибарын эшләрне башкару сыйфатына юнәлтте, җаваплы кешеләргә территорияләрне тәртипкә китерү һәм чүп-чарны җыештыру буенча тиешле күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International