Зәйдә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды

2021 елның 23 апреле, җомга

Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократияне һәм гражданнар җәмгыятен үстерү максатларында, 2003 елдан башлап ел саен 21 апрельдә билгеләп үтелә. Чарада катнашучы муниципаль хезмәткәрләрне бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады. "Намуслы, ихлас, кеше язмышына битараф булмаган, итагатьле халык мәнфәгатьләрен яклаган муниципаль хезмәткәрләр район үсешендә уңышның төп нигезе булдылар һәм булачаклар. Бу бәйрәм көнендә сезгә югары һөнәри осталыгыгыз, эшкә бирелгәнлегегез һәм аңа җаваплы итеп каравыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм", - диде Разиф Галиевич. Нәкъ менә шундый сыйфатлары өчен бүгенге чарада 30 дан артык кеше бүләкләргә лаек булды. Иң яхшы иҗади номерларны районның муниципаль хезмәткәрләренә балалар музыка мәктәбе һәм «Энергетик» мәдәният йорты коллективлары бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International