Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үтте

2021 елның 23 апреле, җомга

20-23 апрельдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында безнең районнан 5 укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча 6 нчы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Борһанов Дилияр (укытучысы Данилова Зилә Галимҗан кызы) һәм татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Галиуллина Илгизә (укытучысы Нәбиуллина Зөлфия Галимҗан кызы) призерлар булдылар, Югары Мәлем мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Шәфигуллина Нәфисә (укытучысы Галиуллина Нурзилә Ярулла кызы), Түбән Биш мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гәрәева Эльвина (укытучысы Әхмәтвәлиева Илзирә Изаил кызы) һәм татар гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Нафыйкова Рания (укытучысы Әүхәдиева Дания Мөнзил кызы) катнашучы дипломнары белән бүләкләнделәр. Укучыларны һәм педагогларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International