Зәйдә Икътисади совет утырышы узды

2021 елның 23 апреле, җомга
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. "Татэнергосбыт" АҖ филиалы Зәй – Кама бүлекчәсенең 2020 елга, 2021 елның 1 кварталына эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга перспектив планнар турында» доклад белән "Татэнергосбыт" АҖ филиалы Кама бүлекчәсенең клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Зәй офисы җитәкчесе Хаҗипов Руслан Хәнәфи улы чыгыш ясады. «Татэнергосбыт» АҖнең төп стратегик максатлары: республика территориясендә кулланучыларны өзлексез, сыйфатлы һәм ышанычлы энергия белән тәэмин итү; ТКХ өлкәсендәге финанс агымнарын контрольдә тотуны тәэмин итү. «Татэнергосбыт» АҖ филиалы - Зәй шәһәре һәм Зәй районы буенча Кама бүлеге 13 260 электр энергиясен кулланучыга хезмәт күрсәтә, шуларның 12 690ы-физик һәм 570е-юридик затлар. «Зәй-икмәк" ҖЧҖнең 2020 елга, 2021 елның 1 кварталына эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга перспектив планнар турында» гы икенче доклад белән «Зәй-икмәк» ҖЧҖ директоры Шалафаев Анатолий Аркадьевич чыгыш ясады. "Зәй-икмәк" ҖЧҖ 2014 елның февралендә оеша. Предприятиенең төп эшчәнлеге-икмәк-күмәч продукциясе һәм кондитер әйберләре җитештерү һәм сату. Бүген предприятие 34 төрдән артык продукция җитештерә һәм аларны безнең шәһәрдә һәм районда, шулай ук Әлмәт, Җәлил, Азнакай шәһәрләрендә сата. 2020 елда 320 кв. метрлык яңа кондитер цехы төзелде. Анда яңа төр продукция, нигездә, кондитер әйберләре җитештерелә. «Зәй икмәге» ҖЧҖ продукциясе 2020 елда "Татарстан Республикасының йөз иң яхшы товары" конкурсында I дәрәҗә дипломнар белән билгеләп үтелде. Икътисадый совет утырышында Р.Г. Кәримов «Татэнергосбыт» АҖ һәм «Зәй-икмәк» ҖЧҖ коллективлары эшенә уңай бәя бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International