Зәйдә «Планетаны бергә бизик» дигән экологик акция узды

2021 елның 23 апреле, җомга
23 апрельдә Мирный микрорайоны паркында Бөтендөнья Җир көненә багышланган «Планетаны бергә бизик» дигән экологик акция узды. Акциядә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Мирный микрорайонында яшәүчеләр катнашты. Уртак көч белән парк территориясендә чисталык һәм тәртип урнаштырдылар, агачлар агарттылар. Без планетабыз өчен җаваплы, әйдәгез, барыбыз да бергә җыелыйк. Һәркем бу эшкә үз өлешен кертә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International