Зәй политехник көллиятендә Ачык ишекләр көне үтте

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген шәһәр мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары әти-әниләре Зәй политехник көллиятендә Ачык ишекләр көнендә булдылар. Көллият директоры Максимов Сергей Васильевич әти-әниләргә укытучылар белән остаханәләр, уку аудиторияләре буенча экскурсия үткәрде. Актлар залында студентлар көче белән оештырылган концерт күрсәтелде. Ата-аналар уку йортында белем алуга тудырылган шартлар, студентларның дәрестән тыш эшчәнлеге белән таныша алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International