Зәй делегациясе Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Делегация составында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев, Иске Маврин, Поручик, Югары Мәлем авыл җирлекләре башлыклары Р. Г. Нургалиев, П.В. Тимаськов, Л.И. Сыйбгатуллин бар иде. Җирле үзидарә көне белән муниципаль берләшмә вәкилләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин котладылар. Чара «Корстон» күңел ачу үзәгендә узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International