Югары Мәлем мәктәбе коллективы һәм укучылары тарафыннан, һәр чәршәмбе, шимбә мәктәп территориясен җыештыру эшләре бара. Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр территориядәге барлык чүп-чарны җыйса, башлангыч сыйныф укучылары чәчәклекләрне җыештырды, коелган яфрак, агач ботакларыннан арындырды. Техник хезмәткәрләр агачларны, бордюрларны агарттылар, шулай ук, мәктәп территориясендәге газоннар һәм обелиск тирәсен тәртипкә китерделәр.