Бүген «Казан Экспо» да Халыкара энергияне сак тоту форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды. Утырыш эшендә Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов катнашты. Шулай ук форум кысаларында район башлыгы Разиф Галиевич яңа энергоблокның генераль подрядчысы һәм «Татэнерго» ААҖ генераль директоры Р.М. Хаҗиев белән дә очрашты.