2021 елда РФ Генераль прокуратурасы "Коррупциягә каршы бергә!» Халыкара яшьләр конкурсы оештыру буенча чыкты. Конкурс ике номинацияне үз эченә ала: социаль плакат һәм социаль видеоролик. Эшләр 2021 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ел саен 9 декабрьдә үткәрелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә планлаштырыла. Кагыйдәләр һәм тулырак мәгълүмат конкурсның рәсми сайтында: www.anticorruption.life