21нче апрельдә Сәвәләй мәктәбендә «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту методикасын һәм технологияләрен камилләштерү» темасы буенча татар теле һәм әдәбияты укытучыларының практикумы булып узды. Шәһәр һәм район мәктәпләре педагоглары федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган телне һәм әдәбиятны укыту методикасын һәм технологияләрен камилләштерү турында сүз алып бардылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Рәшит кызы Зарипова Web 2.0 learningApps.org кушымтасы аша интерактив модульләр ярдәмендә ачык дәрес күрсәтте. Башлангыч сыйныф укытучысы Светлана Ивановна Москова семинарда катнашучылар игътибарына «Белем бирү контентын булдыру өчен цифрлы инструментлар һәм сервислар» исемле мастер-класс оештырды. Семинарда катнашучылар мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда булдылар һәм укучыларның сәнгать иҗаты күргәзмәсе белән таныштылар. Мәктәп укучылары кунаклар алдында сәхнәләштерелгән тамаша белән чыгыш ясады. Соңыннан алар «Туган як! Мин синең белән горурланам, синең белән яшим» исемле концерт куйдылар. Семинар ахырында милли мәсьәләләр буенча мәгариф идарәсе методисты Р.М. Миңнуллина туган татар телен һәм әдәбиятны үстерү буенча тәкъдимнәр бирде, әлеге практикум мисалында Сәвәләй мәктәбендә бу юнәлештәге эшкә югары бәя бирде.