Хөрмәтле җирле үзидарә органнары ветераннары, муниципаль хезмәткәрләр, район, шәһәр һәм авыл җирлекләре депутатлары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Җирле үзидарә көне белән котлыйм! Халыкка хезмәт итү зур җаваплылык сорый торган хезмәт. Сез көн саен тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә мөһим мәсьәләләрне хәл итәсез. Бу хезмәтнең төп максаты - һәр кешенең тормышын лаеклы итү. Бу катлаулы, әмма мактаулы миссияне үтәү эшкә намуслы караштан башка мөмкин түгел. Сезгә югары һөнәри осталык, сайлаган эшегезгә чын күңелдән бирелгәнлек,теләкләрегезнең тормышка ашуын, хезмәт уңышлары, иминлек һәм бәхет телим! Сезнең эшегез халык тормышын тагын да яхшыртсын һәм сезнең исемгә рәхмәт сүзләре күбрәк яңгырасын иде.