"Зәй офыклары" редакциясе коллективы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе
"Зәй офыклары" редакциясе коллективы массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы журналист эшләре республика конкурсында катнашты. 20 апрельдә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе бинасында массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча ел саен үткәрелә торган республика журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Быел конкурска алты номинация буенча 56 гариза бирелгән иде. Катнашу нәтиҗәләре буенча «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй-информ» ның «Зәй офыклары» коллективы «Район массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикацияләр»номинациясендә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International