17 апрельдә «Энергия» стадионының һәм боз сараеның универсаль спорт мәйданчыкларында, «Сәламәтлек» спартакиадасы исәбенә, Зәй муниципаль районы авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча беренчелек үтте. Ярышларда авыл җирлекләреннән 7 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча : 1 урын - Поручик, 2 урын-Якты Күл, 3 урын - Чыбыклы, 4 урын - Баграж, 5 урын- Аксар, 6 урын - Кадер, 7 урын-Сәвәләй авыл җирлекләре командалары булды.