Түбән Биш авылында авыл җирлекләре башлыклары семинары узды

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Түбән Биш авылында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында авыл җирлекләре башлыклары семинары узды. Эш Р.М. Хәлиуллинның (яшьләр программасы буенча торак йорт төзү), С. Р. Михайловның (эре мөгезле терлек үрчетү белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыгын (эре мөгезле терлекләрне) караудан башланды. Аннары семинарда катнашучылар Түбән Биш мәктәбендә булдылар. Пленар өлеш авыл мәдәният йортында узды. Семинарда катнашучыларга кереш сүз белән район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насертдинов Түбән Биш авыл җирлегендә җирле үзидарә органнарының 2020 елда, 2021 елның 1 кварталында башкарган эшләре һәм 2021 елның калган чорына бурычлары турында сөйләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев районның янгынга каршы чаралары турында мәгълүмат бирде һәм авыл халкын янгын куркынычсызлыгы буенча барлык чараларны да үтәргә чакырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Розалия Архипова 2021 елның 1 кварталындагы аерым күрсәткечләр буенча авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләде. Семинарда шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны уздыру, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлләрнең торышы, дини объектларны паспортлаштыруның барышы турында да сүз барды. Шулай ук хезмәт базарындагы вәзгыять, санитар-экологик икеайлык үткәрү, авыл халкының коронавируска каршы вакцинация үткәрү мәсьәләләре дә каралды. Семинарга йомгак ясап, район башлыгы Разиф Кәримов авыл җирлекләре башлыкларын көн тәртибендәге барлык каралган пунктлар буенча эшне активлаштырырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International