14 апрельдә спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында район предприятие, оешма һәм учреждениеләре хатын-кызлар командалары арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы исәбенә волейбол буенча ярышларның финалы узды. Ярышлар 2021 елның 16 мартыннан 14 апреленә кадәр дәвам итте, ун команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре: 1 урын – “Мәгариф идарәсе" командасы; 2 урын - Зәй ГРЭСы командасы; 3 урын - «Техно» командасы; 4 урын - «Башкарма комитет, РҮХ» командасы; 5 урын- «Аккурайд» командасы; 6 урын - шикәр заводының «Ак Алтын» командасы; 7 урын - ЗПК командасы; 8 урын - «Спорт идарәсе»; 9 урын - «Динамо» командасы.