Зәйдә Икътисадый совет утырышы булды

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Икътисадый совет утырышы булды. Доклад белән үзмәшгуль Сергей Антонов чыгыш ясады. Сергей Юрьевич тормыш иптәше Альбина Ивановна белән 2016 елдан бирле сәүдә өлкәсендә үзмәшгуль буларак эшчәнлек алып бара. Антоновлар гаиләсе шәһәрнең Ял итү зоналарында хезмәт күрсәтергә планлаштыра: алар арасында Зәй шәһәре-2; Фәрдиев исемендәге парк; «Энергетик» мәдәният йортының үзәк мәйданы бар. Бизнес-проект белән танышканнан соң, Икътисади совет әгъзалары фикер алыштылар. Нәтиҗә ясап, район башлыгы Разиф Кәримов Антоновларга бизнес-проектны тормышка ашыру буенча үз киңәшләрен бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International