Зәйдә Надежда Чепурнаяның «Еще вчера..." дип исемләнгән икенче китабын тәкъдир итү булды

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

14 апрельдә Үзәк китапханәдә Надежда Чепурнаяның «Еще вчера..." дип исемләнгән икенче китабын тәкъдир итү булды. Очрашуны баш китапханәче Лилия Хафизова ачып җибәрде. Кунакны сәламләп, ул шагыйрәнең иҗаты турында үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты, ә аннан соң авторга сүз бирде. Шагыйрә тыңлаучыларга үзенең яңа китабын тәкъдим итте. Бу китапта Ватан һәм язмыш турында шигырьләр, төрле кешеләр белән үткән вакыйгалар һәм очрашулар турында истәлекләр, яшь буынга җирдә тынычлыкны сакларга һәм халыклар арасындагы дуслыкны кадерләргә өндәмәләр бар. Шагыйрә белән очрашу - ул һәрвакыт бәйрәм. Ә шагыйрә, синең шәһәрең, кече ватаның турында искиткеч юллар авторы янәшәдә булганда, үз әсәрләрен үзе укыганда - бу чын вакыйга. Очрашуга авыл җирлекләре һәм мәктәп китапханәчеләре, шулай ук китап укучылар һәм шигърият сөючеләр чакырылган иде. Венера Кухарь һәм Иван Чебаков шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар, Кәрим Шакиров, Фәннур һәм Тәслимә Миннекаевларның матур җырлары кичәне тагын да бизәде. Яңа китапның барлыкка килүе - ул һәрвакыт автор өчен генә түгел, ә шәһәрнең мәдәни җәмәгатьчелеге өчен дә истә калырлык вакыйга. Бу чарада Надежда Чепурная исеменә китапханә хезмәткәрләре, каләмдәшләре, тамашачылар исеменнән дә бик күп игелекле, ихлас сүзләр әйтелде. Очрашуда бүләкләр, чәчәкләр һәм сюрпризлар да булды, ләкин автор өчен иң төп бүләк - шигърият сөючеләрнең, шагыйрәнең иҗатын бәяләүчеләрнең елмаюлары иде. Тантана хуҗабикәсе теләүчеләр өчен үзенең автографы куелган һәм изге теләкләре язылган яңа җыентыкны бүләк итте. Чарада катнаша алмаган шәһәрдәшләребез яңа китапны Үзәк китапханәдән алып таныша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International