«Батарейкалар, бирелегез!» акциясе

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе
Бүген татар гимназиясендә «Батарейкалар, берелегез!» акциясе үтте. Бу акциянең максаты-белем бирү процессында катнашучыларның барысын да табигый байлыкларны саклау буенча актив эшчәнлеккә җәлеп итү. Акция гимназиянең экологик отряды (7Б сыйныф укучылары) тарафыннан, сыйныф җитәкчесе Гатиятуллина Рәфисә Сәетгәрәй кызы җитәкчелегендә үткәрелде. Нәтиҗәдә балалар гадәти кечкенә генә батарейканың бик күп куркыныч элементларга ия булуын һәм чүплеккә ташланган очракта туфракны, җир асты суларын һәм атмосфераны агулый торган зарарлы матдәләр бүлеп чыгаруын, өйдә исә кулланылган батарейкаларны пластик тартмада яки контейнерда сакларга кирәклеген белделәр. Барлык җыелган батарейкалар рәсми рәвештә аларны эшкәртү белән шөгыльләнүче оешмага тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International