Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы кабул итү бара
2021 елның 7 апреле, чәршәмбе
Бүген район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә иртәнге сәгать 7дән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы кабул итү буенча комиссиясе эше башланды. Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эше тулысынча төгәлләнде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, агросәнәгать комплексы оешмаларын язгы кыр эшләренә вакытында әзерләүне тәэмин итү максатларында, районда ел саен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре - "Агрокөч-сервис” АҖнең ремонт һәм эксплуатацияләү сыйфатын тикшерү бүлеге башлыгы Ф.С. Хәкимова, «Агрокөч» АҖ, Гостехнадзор, Россельхозцентр һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында конкурс үткәрелә. Комиссия үз эшен «Нива» ҖЧҖнән башлады. Көн дәвамында комиссия “Восток”, “Зәй шикәре”, “Зәй”агрофирмалары, “Союз-Агро” ҖЧҖ бүлекчәләрендә тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеген тикшерәчәк. График буенча 12 урында техника кабул ителәчәк. Барлык урыннарда да тракторлар тигез мәйданнарга тезеп куелган. Комиссия тракторларга техник күзәтү уздыру, күчмә ремонт звенолары булу, техник хезмәт күрсәтү пункты эше, хезмәтне саклау буенча расланган инструктажлар, кабинет һәм хезмәтне саклау документлары булу, барлык технологик процессларның үтәлеше, орлык материалының әзерлеге, чәчү өчен эшкәртелгән җирләрнең тирәнлеге, орлыкны күмдерү тирәнлеге, агрегатның тизлеге, чи калдырмый чәчү, игенчелек эше культурасын күтәрү кебек әзерлек дәрәҗәсен бәяләү күрсәткечләренә таяна. Шулай ук техника кабул итү барышында комиссия әгъзалары механизаторларга куркынычсызлык техникасын үтәү, хезмәтне бәяләү, язгы кыр эшләрендә катнашучы хезмәткәрләрне матди кызыксындыру буенча аңлатмалар бирәләр. Районда быелгы язгы кыр эшләрен үткәрүгә төрле маркадагы 300 трактор әзерләнгән, аларның 60ы – аеруча көчле. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен районга ташламалы бәядән 1815 тонна дизель ягулыгы (1 га 20 кг исәбеннән) бирелде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз