Үзәк китапханә коллективы “Китапханә җәяүлене тәрбияли” проекты буенча грант отып, өч ел инде әлеге юнәлештә максатчан эш алып бара. Балаларга, укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлату, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белемнәрен арттыру проектның төп максаты булып тора. Безнекеләрнең эш тәҗрибәсе белән танышу уңаеннан Зәйгә Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга шәһәрләреннән балалар китапханәләре белгечләре, ЮХИДИ инспекторлары килде. Үзәк китапханәдә проект буенча бирелгән мәгълүмат, күрсәтелгән мастер-класс, “Юл йөрү әлифбасы” уен-сәгате һ.б. чаралар кунакларда зур тәэсирләр калдырды.