Хәбәрлер

2013 елның 12 апреле, җомга

Үзенчәлекле конкурс

Музыка мәктәбе укучылары беренче тапкыр электр музыка коралларында уйнау буенча төбәк бәйгесендә катнашты. Әлмәт музыка колледжында үткән әлеге бәйгедә зәйлеләр уңышлы чыгыш ясады. Укытучы Ольга Федюнина кул астында шөгыльләнүче Анна Гандрих һәм Серафима Федорова классик, заманча көйләрне "Gelviano" цифрлы пианиносында башкарып, кече һәм зурлар төркемендә II дәрәҗә лауреатлар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International