Чәчүлекләр сый ала
Район хуҗалыклары әкренләп кыр эшләренә керешә бара. "Зәй шикәре" агрофирмасы - көзге бодай, "Зәй" һәм "Восток" агрофирмалары күпьеллык үләннәрне тукландыра. Район буенча бүгенге көндә 700 гектарда - күпьеллык үлән, 900 гектарда көзге бодай тукландырылган. Бер үк вакытта орлык агулау эшләре дә алып барыла: 100 тонна чәчүлек орлык агуланган инде.