Кичә Зәйдә республика ветераннар советының күчмә утырышы үтте. Ул Татарстанда пенсия яшендәге гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү һәм перспективаларны барлау темасына багышланды. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов, республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков җитәкчелегендәге төрле районнардан килгән 35 кешелек делегация катнашты.
Кунаклар иң элек "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә булды. Биредә алар өлкәннәргә сәламәтлекләрне ныгыту, ял итү өчен тудырылган шартлар белән танышты. Әлеге бүлек республикада иң яхшылардан исәпләнә, мондагы җиһазлар, бүлмәләр кунакларда уңай тәэсирләр калдырды. Пленар өлештә фикер алышулар, социаль яклау өлкәсендә Зәй тәҗрибәсен уртаклашу булды.