Исемебез – җисемебез

2013 елның 8 апреле, дүшәмбе
Бала туа, өйгә, гаиләгә ямь, куаныч, бәхет өстәлә. Сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә алып килә. Аның беренчесе - балага исем кушу. Сабыйга нинди исем бирергә? Бу сорау һәр ата-ананы борчый.
Апрель
 Апрель алдар, май белән бутар.
Апрель обманет, под май подведет.
 Февральдә кар мул булса, апрельдә су күп.
 Февраль богат снегом, апрель - водой.
 Мичләрне ватма, әле апрель ае китмәгән.
 
Не ломай печи, еще апрель на дворе.
Мартта су, апрельдә үлән юк.
Ни в марте воды, ни в апреле травы.
Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә
бирелә һәм ул аны гомере буе озата бара.
 
2013 елның өч аенда шәһәр-районда 163 бала (157се - шәһәрдә, 6сы - авылларда) дөньяга килгән. Димәк, шушы кадәр гаилә нарасыена исеме җисеменә туры килердәй матур, эчтәлекле исем эзләгән. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, зәйлеләр балага исем сайлаганда кызлар өчен - Зарина, Дарья, Виктория, Ләйсән, малайлар өчен Эмиль, Кирилл, Булат, Арслан, Артур исемнәренә өстенлек биргән, ягъни яңа туган сабыйлар арасында шундый берничә исем-лесе бар. Алар арасында моңарчы куелмаган сирәк исемнәр дә очрый икән. Мәсәлән, Вирсавия, Юстина, Сөмбел шундыйлардан.
Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Без моны: "Исемең матур, кемнәр куйган, сине күреп кем туйган?" дигән җыр сүзләреннән дә ачык күрәбез. Мәсәлән, Гөлнур, Гөлгенә, Айзирәк дигән исемнәрне кем генә якын итмәс икән дә аһәңле, матур дип санамас икән?! Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән күк, исемнәр бакчасында да алар күп төрле. Халык еллар үткән саен исемнәр дөньясында матурлыкка омтылуның классик үрнәкләрен тудырган, исемнәрхәзинәсен булдырган. «Кеше исеме - шәхес турында вакыт чикләрен белми торган тарих хәбәрчесе» - дигән Дагстан халык шагыйре Гамзат Цадаца. Әйдәгез, соңгы араларда әти-әниләр арасында популяр булган татар исемнәренең кайберләренең мәгънәләренә күз салыйк.
 
Ләйсән - Ләйсәнә. Гарәпчә нисан (юмартлык) сүзеннән. Борынгы Сирия календаре буенча явым-төшемгә юмарт апрель ае атамасы. Бездә язгы беренче шифалы яңгыр исеме.
Сөмбел - Сөмбелә. 1. Август ае, башак. 2. Сөмбел чәчәге. 3. Йолдызлык исеме.
Айзирәк. Төрки-фарсыча ике компоненттан ясалган Ай + Зирәк. Зирәклегенә сокланырлык мәгънәсенә ия.
Айсылу. Болгарча-татарча исем. Ай кебек сылу, чибәр дигәнне аңлата.
Эмиль. Латинчадан тырыш, тернәкле дигән мәгънәгә ия.
Булат. Гарәп телендә "яхшы корыч" дигән мәгънә белдерә. Дәмәшкъта коелган иң шәп сортлы корычка булат дигәннәр. Балага да исемне корыч кебек нык булсын дип биргәннәр.
Арслан. Җанварлар патшасы арыслан көч һәм елгырлык символы булып саналган. Төрки халыклар бу исемне бик борыннан ир балаларга кушкан.
 
Тавис
 
Каурыйлар күперде,
Каурыйлар күп төрле.
Аһ итте Шәвәли:
- Салават күпере!
Шәүкәт Галиев.
 
Павлин
 
У павлина оперенье
Просто всем на удивленье:
От макушки до хвоста
Всевозможные цвета!
Тихо ахнул Шавали:
- Это радуга-павлин!
Шаукат Галиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International