Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә гомуми белем оешмалары җитәкчеләренең «Милли белем һәм тәрбия -үсешнең төп юнәлешләре» темасы буенча семинар узды. Семинар эшендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе, ТР Хөкүмәтеннән куратор Иван Николаевич Гущин катнашты. Очрашу мәктәп буйлап экскурсиядән башланып китте, аннан соң кунаклар «Легоконструкцияләү», «Үсеш ноктасы» үзәгендәге «Шахмат» түгәрәкләрен, А. Алиш исемендәге яшь армияче отрядының «Табибка кадәр ашыгыч ярдәм» мастер-классын карадылар, Р.Ш. Фәрдиев исеменә багышланган күргәзмәдә, мәктәпнең тарих-туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Кунаклар алдында гимназия укучылары «Җиңү язы» спектакле белән чыгыш ясады. Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов мөрәҗәгать итте. Аннан соң мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Печина семинар темасы буенча чыгыш ясады. Ул туган телне һәм мәдәниятне өйрәнүгә кызыксыну уяту, республикада яшәүче барлык милләтләрнең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру кирәклеген билгеләп үтте. Татар гимназиясе эшчәнлеге турында аның директоры Линар Әхмәтҗанов сөйләде. Семинарга йомгак ясап, анда катнашучылар чараның югары дәрәҗәдә булуын, эшнең дөрес оештырылуын билгеләп үттеләр.