Иң актив укучы кем булыр?

2013 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстанда "IT-чемпион" бәйгесе игълан ителгән иде. Ул дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең электрон формасыннан файдалануны активлаштыру, мәктәп укучылары арасында актив тормыш позициясен пропагандалауны күз уңында тота. Бәйге өч этапта - 20 декабрьгә кадәр үткәрелә. Укучылар "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә көч сынаша. Биредә мәктәп уку-чыларыннан edu.tatar.ru. порталы аша шәхси кабинет сайтында өлкәннәргә теркәлергә ярдәм итү, мәгълүмат кертү сорала. Һәр эш өчен укучы 1 балл ала. Тик әлеге баллар өлкән кеше шәхси кабинеты аша 100 сумнан да ким булмаган түләү башкарганда гына активлаша. Ә өлкән кешенең интернет аша башкарылган һәр түләве балага 4 балл өсти. Иң күп балл җыйган укучыга iPad бүләк ителәчәк.
Бүгенге көндә безнең районнан бәйгедә 63 укучы катнашуы мәгълүм. Әлегә иң зур балл җыючы булып Төги мәктәбе укучысы Максим Столяров исәпләнә. Ул ай дәвамында 40 балл җыйган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International