БАЛА СӘЛАМӘТ БУЛСЫН

2013 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
1 апрельдән районның барлык шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә, балалар бакчаларында “Сәламәтлек витамины” дип аталган муниципаль программа гамәлгә ашырыла башлады.
2013-2015 елларга кабул ителгән программа кысаларында балалар, яшенә карап, санпин таләбе нигезендә көн саен “С” витаминын компот, чәй, кисель рәвешендә кабул итә һәм таблетка формасында йодомарин ала. Витаминнар бирү медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында башкарыла.
– Яшь организмга витаминнар бик кирәк. Программаны нәкъ менә язын, организмның витаминнарга сусаган чорында башлап җибәрү дә шуның белән бәйле, – ди мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова.
Программа тулысынча район бюджетыннан финанслана. Өч ел дәвамында әлеге максатка 5547,5 мең сум акча сарыф итү карала.
Беренчеләрдән булып аскорбинлы ризык һәм йодомарин 3нче мәктәп укучыларына бирелә башлады. Биредә 364 бала белем ала.
– Балаларга он хәлендәге аскорбинка ашханәдә эчемлекләргә кушылып бирелә. Кайсы баланың витаминлы эчемлек алуы махсус журналда теркәлә. Ә йодомаринны һәр сыйныфта тәнәфес вакытында тарату карала. Витаминнарның тиешле дәрәҗәдә булмавы үсеп килүче организмга тискәре йогынты ясый. Күзәтүләрдән күренгәнчә, витаминнар җитешле булмаганда, баланың авыруларга каршы торучанлыгы бермә-бер кими. Бу программаны без бик хуплыйбыз. Ул, һичшиксез, балаларның сәламәтлеген ныгытуга китерәчәк, – ди мәктәпнең шәфкать туташы Чулпан Мәүләветдинова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International