Район башлыгы Татьяна Воропаева акция кысаларында районның газ хуҗалыгында да булды. Ул учреждениедә күптәннән төзекләндерү эшләре башкарылмаудан канәгатьсезлек белдерде.
Бу хакта алар "Түбән Кама газ хезмәте" башлыгы Айрат Токарев, аның урынбасары Әнәс Гыйниятов, Зәй бүлеге җитәкчесе Фәрит Вәлиев белән бергәләп сөйләште. Район башлыгы шулай ук абонент бүлегендә халыкка хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләрнең кешеләр белән мөгамәләсеннән зарланучыларның шактый булуын искәртте. Төзекләндерү эшләре план буенча каралса, халык белән эшләүдә дорфалык булырга тиеш түгел, диде Татьяна Воропаева.
Ә учреждение, чыннан да, җитди төзекләндерүгә мохтаҗ. Төссезләнгән обой, ишекләре каерылган җиһазлар, искергән техника ил күләмендә иң бай исәпләнүче газчылар оешмасын бер дә бизәми. Учреждение төзеклеге биредә эшләүчеләргә уңайлыклар тудыру өчен кирәк булса, оргтехниканың заман таләпләренә туры килмәве абонент түләүләрен башкаручыларга уңайсызлыклар тудыра. Мәсәлән, интернет челтәре аша түләү башкару - Зәй газ хуҗалыгында проблема. Электрон юл белән җибәрелгән газ өчен түләүнең барып җитү-җитмәвен ике ай көтәргә кирәк. Моңа охшаш мәсьәләләр халык җыеннарында еш күтәрелә.
Икенче яктан караганда, газ хуҗалыгында эшләүчеләр хезмәт хакына күпләр кызыга. Социаль яклау мәсьәләсе дә яхшы куелган. Хезмәткәрләргә санаторий-профилакторийда ял итү мөмкинлеге, балалар ял лагерьларына юлламалар бирүдә тоткарлыклар юк, ди газчылар.
-Безнең максат - беренче чиратта, 800 километрдан артык озынлыктагы газүткәргечләрнең өзеклекләрсез, куркынычсыз эшләве, халыкка тиешле хезмәт күрсәтү. Дөрес, проблемаларыбыз аз түгел, шулай да алар алга таба этаплап хәл ителер дип өметләнәбез, - ди Фәрит Вәлиев.
Единый контакт-центр представляет собой объединённую информационную систему социальных структур, куда, помимо самого Социального фонда России, входит служба занятости (Роструд) и региональные органы соцзащиты и учреждения медико-социальной экспертизы. Ежедневно 17-18 сотрудников в Республике Татарстан отвечают на звонки граждан и помогают разобраться в вопросах.