Завод эшчәнлеген киңәйтә

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
    Фин технологиясе белән җиһазландырылган модульле металл корылмалар заводы моннан ике дистә ел элек көндәшлеккә сәләтле металл корылмалар, суыткыч камералары, җылытылган панельләр җитештерүе һ.б. белән илгә танылды. Базар шартларына күчкән чорда "Тимер"-металл корылмалар заводы" АҖ башка предприятиеләр кебек кыенлыклар кичерде. Завод моннан биш ел элек "ИНВЭНТ" компаниясе канаты астына керде һәм анда азмы-күпме уңай үзгәрешләр башланды. Район башлыгы Татьяна Воропаева "Эшлекле чәршәмбе" акциясе кысаларында биредә булып, заводның эшчәнлеге белән танышты, эшчеләр белән аралашты.
    2012 елда завод 1070 тонна металл конструкцияләр, 14650 һ.б. эшләнмәләр әзерләгән. Барлык сатылган продукция 80 миллион сумнан артык. Заводта 129 кеше хезмәт куя. Аларның уртача хезмәт хакы 16 мең 800 сум тәшкил итә.
   Заводта үзгәрешләр көтелә. Агымдагы елның апрель-май айларында биредә яңа производство эшкә җибәреләчәк. Генераль директор Евгений Пигалев әйтүенчә, әлеге зур булмаган производство "ТатЭК" АҖ хаҗәтләре өчен монолит бетон формалар әзерләячәк. Бу, үз чиратында, заводка табыш кертүне 20 процентка арттырачак. Әлеге эшләнмәләр исә "Та-тЭК" АҖ эшчәнлеге куәтен дә арттырачак. Бүгенге көндә производство урынына фундамент салына. Аннан кайтартылган җиһаз монтажланачак. Әлеге зур булмаган производствога 6 кеше эшкә җәлеп ителер дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International