Хәбәрләр

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
Музей юлга чыкты
      Ал. Бистәсе мәктәбе укучылары мәктәп проектын гамәлгә ашыру йөзеннән Яңа Спаста укучыларга мобиль музейны тәкъдим итте.
     Ал. Бистәсе авылы, Зәй шәһәре тарихыннан кызыклы мәгълүматлар, патриотик тәрбиягә багышлап балалар төшергән видеофильм күрсәтелде. Мәктәпнең “Варенька” ансамбле авылда элек-электән җырланып килүче дәртле җырларны башкарды. Язгы каникуллардан соң албистәлеләр мобиль музей белән кунакка Бохарайга җыена.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International