Зәй районында гражданнар җыеннары дәвам итә

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Сармаш-Баш авыл җирлегендә халык җыены узды. Валерий Григорьевич үз чыгышында Зәй муниципаль районының 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары турында сөйләде. Сармаш-Баш авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәсхетдинов авыл җирлегенең 2020 елда башкарылган эшләренә йомгак ясады һәм 2021 елга бурычлар билгеләде. Шулай ук ул авыл җирлеген төзекләндерү эшләренә тотылган үзара салым акчаларын куллануны җентекләп анализлады. Сармаш-Баш авылы зиратына мәгълүмат стенды сатып алынган һәм урнаштырылган, үзәк урам юлы ясалган; Кәдек авылында зират коймасы буялган; Сармаш-Баш һәм Федоровка авылларында урамнар яктыртылган, светодиод яктырткычларга алыштырылган. Гражданнар җыенында районда һәм авыл җирлегендәге оператив хәлләр, санитария - эпидемиология торышы, йогышлы авыруларны профилактикалау, халыкны вакцинацияләү һәм башка мәсьәләләр дә каралды. Тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре халыкны борчыган сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Шулай ук халык җыены бүген Сарсаз-Баграж авыл җирлегендә дә узды. Авыл җирлеге башлыгы П.Н. Минеев сүзләренә караганда, 2020 елда гражданнардан җыелган үзара салым акчасына 6 янгын гидранты сатып алынган, Сарсаз-Баграж, Урта Баграж авылларында 2 балалар мәйданчыгы сатып алынган һәм урнаштырылган, һәр җирлеккә бер янгын колонкасы куелган. Сарсаз-Баграж, Урта Баграж авыллары зиратларына керү капкалары һәм коймалар сатып алып урнаштырылган. Югары Багражда Елга буе урамы, Урта Багражда Үзәк урам буенча юллар ясалган. Барлык 3 авылда да Бөек Ватан сугышында катнашкан ватандашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне төзекләндерү эшләре бара, Урта Багражда бу эш инде тәмамланган, ветераннарның исемнәре гранит тактада язып куелган. 2020 елда урам яктырткычлары реконструкцияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International