Кайсыгызның кулы җылы?

2013 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Социаль-тернәкләндерү бүлеге ачылган көннән анда 740дан артык өлкән кеше һәм инвалид ял иткән, төрле процедуралар алган. "Каршылыксыз тормыш" республика программасы буенча бүлеккә тернәкләндерү җиһазлары кайтарыла. Әлеге бүлеккә эшмәкәр, игелекле эшләр башында торучы Владимир Евдокимов балаларга һава кысу нәтиҗәсендә йөрми торган аяк-кул-ларны хәрәкәткә китерүче "Атлант" костюмы алуда булышлык иткән иде. 50-52нче үлчәмле бер костюм зурлар өчен файдаланыла. Ә менә 38-40 һәм 42-44нче үлчәмдәгеләренә сорау тагын да зур. Бүлектә андый-лары юк. Костюм үлчәме туры килмәгәнлектән, башкаларга ярдәм күрсәтә алмыйбыз, ди социаль-тернәк-ләндерү бүлеге мөдире Венера Камалова.

"Атлант" костюмының файдасы әйтеп бетергесез: ул умыртка баганасына зыян килү нәтиҗәсендә хәрәкәтсез калучыларның аяк-кулла-рын хәрәкәткә китерергә ярдәм итә. Шушы костюм ярдәмендә кинезитерапия алган бер ханым хәзер әкренләп урыныннан тора, утыра, гәүдәсен тота һәм коляскага күчеп утыра башлады, ди бүлек шәфкать туташы Нәзирә Зарипова. Костюм эченә куелган резина һава тутырылгач, мускуллар эшчәнлеген җайга сала, магнитотерапия магнит дулкыннары ярдәмендә остеохондроз, терәк-хәрәкәт органнарын дәвалауда кулланыла. Кыскасы, "Атлант" костюмы нәтиҗәгә эшли: хәрәкәтсез калган кешеләргә тормышка кайту мөмкинлеге бирә.

Зәйлеләр бу эштә битараф калмас, шәт. Эшмәкәрләр, җитәкчеләр дә аны сатып алуда үз өлешен кертер дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International