Юбилеегыз белән!

2013 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Яз - күп кенә язучыларны биргән ай. Шуларның берсе -якташыбыз, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт, Гаяз Исха-кый исемендәге бүләкләр иясе, режиссер, педагог, тәрҗемәче, тарихчы Рабит Батулла. Бу көннәрдә Рабит Батуллага 75 яшь тулды. Юбилеегыз белән сезне, якташыбыз! Иҗат мәйданыгызда яңадан-яңа уңышлар, казанышлар Сезгә! Энҗе-мәрҗәннәргә тиң әсәрләрегез белән безне озак еллар сөендереп яшәгез!

 
Батулла дәфтәреннән
 

Дөньяны хатыншак ирләр, иршәк хатыннар басты.

Төкермә әремгә, гомерең китәр әрәмгә.

Әрсезне әрләсәң, әрләгән саен әрләндәй симерә.

Кешеләргә зыян салмыйча яшәү - бәхет.

Кем ул урыс? Бывший татарин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International