Хәбәрләр

2013 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Мобиль офис авылларга чыга

"Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе мобиль офис дип аталган хезмәт төрен авыл җирлекләре гражданнарына дәүләт хезмәте күрсәтүдә актив куллана. Узган атнада Сәвәләй, Якты Күл, Иске Маврин мәктәпләрендә укучылар өчен һөнәр сайлауда ярдәм итү буенча сөйләшүләр алып барылды, анда барлыгы 22 укучы катнашты, ә Маврин авыл җирлеге буенча, эш эзләүче буларак, 1 кеше исәпкә куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International