Хәбәрләр

2013 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Хәйрия эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

Дүшәмбе көнне Казанда Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында "Ел хәйриячесе - 2012" республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык, ведомстволар, предприятие-оеш-малар, муниципалитетлар җитәкчеләре, тәрбиягә бала алган, күпбалалы гаиләләр катнашты. Районнан тантанага башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова җитәкчелегендә делегация барды. "Кояшкай" бакчасын ремонтлауга булышлык иткән СМП "Нефтегаз" генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров, инвалид балаларга даими ярдәм итүче эшмәкәр Риф Әхмәтҗанов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International