Зәйдә Яңа ел чыршысы ачылды

2020 елның 12 декабре, шимбә

Бүген Зәйдә төп Яңа ел чыршысы ачылды. Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта үтүче чара «Ничек Кыш бабай Кар кызын эзләгән» дигән театральләштерелгән тамаша белән башланды. Балалар һәм өлкәннәр өчен бәйрәм чаралары биредә иртәрәк тә, 13:00 сәгатьтә башланган иде инде. Төп тамаша башланганчы теләүчеләр Кыш Бабай призына киез итекләрдә хоккей уйнарга да, чаңгы да шуаргада өлгерделәр. Зәйлеләрне паркның төп сәхнәсеннән район башлыгы Разиф Кәримов якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. «Яхшы якка өмет белән, иртәгәсе көнгә зур ышаныч белән без тарихта үтеп баручы 2020 елны озатабыз. Ул гади генә булмады, без беренче тапкыр коронавирус пандемиясе белән очраштык һәм безнең табибларга сәламәтлек саклау елы дип аталган елда, халыкның сәламәтлеген ныгыту буенча планлаштырылган профилактик чаралар урынына, авыр инфекция белән көрәшергә туры килде. Барлык зәйлеләр исеменнән аларга фидакарь хезмәтләре һәм сайлаган һөнәрләренә тугрылыклы булганнары өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм!» - диде Разиф Галиевич. Чыршыны ачу тантанасында Россия Федерациясендә Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Безгә тынычлык сакларга васыять ителгән» үзешчән иҗат фестиваленең җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде. Шулай ук Россия Федерациясе Конституциясе көнендә район башлыгы кулыннан 12 егет һәм кыз үзенең төп документын-Россия гражданины паспортын алды. Кичәнең ахырында иҗат коллективлары һәм башкаручыларның концерт программасы булды. Бүген Мирный һәм Зәй-2 микрорайоннарында да Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International