Афәрин, яшь рәссам!

2013 елның 22 марты, җомга

Казанда 15-16 мартта халык иҗаты һәм һөнәрчелек буенча халыкара күргәзмә-ярминкә һәм "Казан тәлинкәсе" дип аталган фестиваль үткәрелде. Анда безнең шәһәрнең сәнгать мәктәбе укучылары катнашты. Укытучылар Алия Степанова, Эльвира Бәширова, Елена Дмитриева, Венера Васильева кул астында шөгыльләнүче балаларның 18 эше күргәзмә-ярминкәне карарга килүчеләрдә зур кызыксыну уятты. Шамаил техникасы белән ясалган "Цвету-чий Стамбул" дип аталган бер картинаны Мәскәү кунагы сатып та алды. Аның авторы - сәнгать мәктәбенең дизайн бүлегендә укучы Игнат Аделев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International